2023 елның 1 ноябре кичен, 2 ноябре төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә. Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдим итә: урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик игътибарлы һәм сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр кичүләрен генә кулланыгыз. Олы яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Балаларны караучысыз калдырмагыз. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112