Гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә түләнә торган бер тапкыр бирелә торган бүләкләүне исәпкә алу турында.
Хәрбиләрнең акчалата тәэмин ителешен исәпкә алу баланың тууы һәм тәрбияләнүе белән бәйле рәвештә айлык пособие билгеләү һәм түләү кагыйдәләрендә каралган.
Шул ук вакытта хәрбиләрнең акчалата тәэмин ителеше составы 2011 елның 7 ноябрендәге 306-ФЗ номерлы «Хәрбиләрнең акчалата тәэмин ителеше һәм аларга аерым түләүләр бирү турында»гы Федераль законда билгеләнгә. Аңа ярашлы рәвештә бер тапкыр бирелә торган бүләкләү хәрбиләрнең аерым түләүләренең бер төре булып тора һәм хәрбиләрнең акчалата тәэмин ителеше составына керми.
Шулай итеп, бер тапкыр бирелә торган бүләкләү суммалары бердәм пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә һәм гаилә керемнәрендә акчалата тәэмин ителешне исәпкә алуның шундый ук тәртибе белән билгеләнгән башка социаль ярдәм чараларыннан чыгарылырга тиеш