Менделеевск районында сыек ашламалар җитештерү комплексы төзелә башлады

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Предприятие елына 150 мең тонна продукция җитештерәчәк.

Сыек ашламалар җитештерү белән «Аммоний» АҖнең «Яңа ашламалар» кече предприятиесе шөгыльләнәчәк. Комплекс 1,6 гектар мәйданда җәеләчәк. Составына карбамидлы аммиак катнашмасы әзерләү блогы, 300 м3 мәйданлы чимал паркы, товар паркы, автоцистерналар салу өчен мәйданчык керәчәк. Төзүчеләр шулай ук җир асты дренаж савытын һәм җитештерүне электр белән тәэмин итү өчен аерым трансформатор подстанциясен җиһазландыралар. 27 октябрьдә комплекс төзүгә рөхсәт алынган. Төзүчеләр эшкә кереште, бүген мәйданга җиһазлар кертелә башлады. Комплекста алдынгы җитештерү технологияләре кертеләчәк. Менделеевск комплексы Идел буе федераль округында экология өлкәсендә контроль югары булган беренче сыек ашламалар җитештерү булачак. Проектны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка быел август аенда, эш сәфәре белән химия комплексында булганда вакытта тәкъдим иттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International