Балаларны карау өчен гаиләләргә түләүләр.

2023 елның 3 ноябре, җомга

Дәүләт Думасы бала карау ялыннан яшь ярымга кадәр чыккан очракта бала карау буенча ай саен түләнә торган пособиегә ата-аналарның хокукларын саклау турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «Законнарга үзгәрешләр Россия Президенты кушуы буенча эшләнгән. Еш кына яшь әниләр, бала карау буенча пособие алу хокукын югалтып, балага яшь ярым тулганчы ук бала карау ялыннан чыгарга мәҗбүр булалар. Бу гаделсезлек, һәм без кабул иткән төзәтмәләр бу түләүләрне гаиләләргә саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Үзгәрешләр «Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» һәм «Вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагына һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминият турында» законнарга, шулай ук РФ Хезмәт кодексына кертелә. Федераль законнар 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International