Шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү графигы халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә үзгәрәчәк
Шулай итеп, 6 ноябрьдә поездлар Чаллы - Бөгелмә - Яр Чаллы һәм Ижау - Кез - Ижау хәрәкәте билгеләнә. 5 ноябрьдә бу поездлар расписаниедән чыгарыла.
Шулай ук 6 ноябрьдә Казан - Ульяновск шәһәр яны поезды билгеләнә, Казан - Бурундуки поезды расписаниедән чыгарыла. 7 ноябрьдә Ульяновск - Казан поезды, Бурундуки - Казан поезды расписаниедән чыгарыла.
Пассажирларга җайлы булсын өчен, кайбер көннәрдә шәһәр яны поездларының составлылыгы арта - Казан - Ижау - Казан, Казан - Түбән Новгород - Казан, Ижау - Түбән Кама - Ижау
Барлык маршрутлар буенча җентекле мәгълүматны алырга мөмкин:
- «Россия тимер юллары пассажирларына» мобиль кушымтасында;
https://sodruzhestvoppk.ru сайтында;
- 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе).