"Юл йөрү кагыйдәләрен белсәң, юл һәлакәтенә юлыкмассың"

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Дәүләт автоинспекторлары "Юл йөрү иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе һәм "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау яшьләр формированиеләре үзәге муниципаль бюджет учреждениесе  балалары белән берлектә "Юл йөрү кагыйдәләрен белсәң, юл һәлакәтенә юлыкмассың" дигән акция үткәрделәр!

Профилактика чарасы барышында машина йөртүчеләрне машина йөрткәндә игътибарлырак һәм сак булырга, җәяүлеләр кичүенә якынлашканда тизлекне киметергә һәм балалар килеп чыгарга мөмкин булган юл участокларында аеруча уяу булырга чакырдылар.

Транспорт чарасы белән идарә иткәндә юл шартларын исәпкә алырга, куркыныч маневрлар башкарудан тыелырга, тизлек режимын үтәргә һәм ара ераклыгын сакларга кирәк.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү юлларда хәрәкәт итүне куркынычсыз итә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклый.

30 октябрьдә булган соңгы юл-транспорт һәлакәтендә 13 яшьлек пассажир һәлак булды, машина йөртүчеләрне үз тормышлары өчен генә түгел, ә пассажирлары һәм юл хәрәкәтенең башка катнашучылары өчен дә җаваплы икәнлекләрен искә төшерделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International