2023 елның 1 сентябреннән 18 яшькә кадәр инвалид баланың эшләүче ата-аналары, опекуннары яки попечительләре үзләренә тиешле өстәмә ял көннәрен яңача куллана ала. Бер ай эчендә дүрт көн җыела һәм, әлбәттә, алар өчен түләнә. Хәзер аларны өстәмә ял итү өчен туплап була, әмма 24 көннән дә артык түгел. Бу мөмкинлекне ата-аналарның яки опекуннарның яки попечительләрнең берсе тулысынча куллана ала, яки ата-ананың икенчесе белән уртаклаша ала.
"Әйтик, ата - аналарның берсе 24 көннән дә азрак көн алган икән, калган көннәрне ата-аналарның икенчесе алырга мөмкин", - дип аңлаттылар Россия Социаль фондының Менделеевск районы бүлегенең клиентлар хезмәтендә.
Оешма өстәмә ял көннәренең графигын эш бирүче белән алдан килештерергә, шулай ук кадрлар бүлегенә тиешле гариза бирергә кирәклеген искәртте. Һәр өстәмә ял көне ата-ананың уртача хезмәт хакы күләмендә түләнә. Әгәр гаиләдә бердән артык инвалид бала булса, ял көннәре саны артмаячак.