2023 елның 8 ноябренә көндәлек оператив фараз

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

2023 елның 7 ноябре 18.00 сәгатьтән  8 ноябре 06.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2023 елның 7 ноябре кичендә, 8 ноябре төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр сакланачак.

2023 елның 8 ноябренә
2023 елның 7 ноябрендә 18 сәгатьтән 8 ноябрендә 18 сәгатькә кадәр
Казан буенча:
Болытлы.
Яңгыр, көндез аз.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с. 
Төнлә һаваның минималь температурасы +5..+7˚. 
Көндез һаваның максималь температурасы +7..+9˚.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, 
Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, 
Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, 
Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):

Болытлы.
Яңгыр, көндез аз.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с. 
Төнлә һаваның минималь температурасы +4..+8˚. 
Көндез һаваның максималь температурасы +5..+9˚.

Көнбатыш Кама аръягы буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, 
Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары): 

Болытлы.
Яңгыр.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с. 
Төнлә һаваның минималь температурасы +3..+5˚. 
Көндез һаваның максималь температурасы +6..+10˚.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе,
Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш,
Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы,
Тукай муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәр округы):

Болытлы.
Яңгыр, төнлш көчле
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с. 
Төнлә һаваның минималь температурасы +3..+6˚. 
Көндез һаваның максималь температурасы +6..+9˚.

Тәкъдим ителә торган саклык чаралары:

Тәкъдим ителә торган саклык чаралары (уңайсыз метеорологик күренешләргә бәйле рәвештә):

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, оешмалар җитәкчеләренә түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

фаразлана торган метеорологик күренешләр, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы һәм аларның эш тәртибе турында халыкка үз вакытында хәбәр итүне һәм хәбәр итүне тикшереп торуны тәэмин итәргә;

халыкка үз вакытында хәбәр итүгә һәм мәгълүмат җиткерүгә, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүгә аерым игътибар бирергә;

халыкка үзәкләштерелгән хәбәр итүнең муниципаль автоматлаштырылган системаларының әзерлеген тикшерергә;

вакытлыча урнаштыру, җылыту һәм туклану пунктларының әзерлеген тикшерергә;

муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында консультатив кисәтү турында мәгълүмат йә әлеге мәгълүмат чыганакларына интернет-сылтамалар (Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең, Татмедианың рәсми сайтлары) урнаштыруны оештырырга;

торак фондына хезмәт күрсәтүче оешмалар белән берлектә, көнкүрештә газ куллану һәм алар белән газ җиһазларын төзек хәлдә тоту буенча табигый газны кулланучылар (абонентлар) белән аңлату эшләре алып барырга, газ җиһазларын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү чараларын үткәрергә;

балаларның оешкан төркемнәренең автомобиль, автобус (мәктәп) транспортында йөрүен тикшереп торуны тәэмин итәргә.

Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесенә түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары аша республика халкына фаразлана торган һава шартлары турында мәгълүматны үз вакытында җиткерергә.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

республика юлларында пассажир автотранспортының хәрәкәтен мониторинглауны тәэмин итәргә һәм аларны билгеләнгән урыннарга кайтаруны тикшереп торырга, кирәк булганда, оештырылган пассажир ташуларны чикләргә яисә тыярга.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, республиканың юл хезмәтләренә түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

балаларның оешкан төркемнәренең автомобиль транспортында хәрәкәт итүен контрольдә тотуга аеруча игътибар итәргә;

федераль һәм республика автомобиль юлларының торышын даими мониторинглауны тәэмин итәргә;

автомобиль юллары һәм тимер юллар буйлап транспортның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итәргә;

начар метеорологик күренешләр аркасында килеп чыккан юл торышын начарайганда оператив җавап бирү өчен көчләр һәм чаралар резервын алдан карарга;

Транспорт тукталышына китергән юл полотносының үткәрү сәләте яки бөтенлеге бозылган очракта, кичекмәстән тоткарлыкны бетерү өчен көчләрне һәм чараларны җибәрергә.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

«Глонасс» системасының төзек булмаган кабул итү приемниклары булган мәктәп автобусларын эксплуатацияләүне тыярга;

республика юлларында мәктәп автобусларының хәрәкәтен мониторинглауны һәм аларны билгеләнгән урыннарга кайтаруны тикшереп торуны тәэмин итәргә.

 

 

 

 

Бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә, икътисад объектларының диспетчерлык хезмәтләре һәм функциональ ярдәмче системаларына киңәш итәргә:

уңайсыз метеорологик күренеш турында мәгълүмат алганда, җирле үзидарә органнарына уңайсыз фаразны, шулай ук гадәттән тыш хәлләрнең мөмкин булган нәтиҗәләрен киметүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар исемлеген вакытында җиткерергә;

гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү һәм аларның нәтиҗәләрен киметү буенча саклык чаралары комплексының үтәлешен тикшереп торуны оештырырга;

Сөйләм  җайланмаларының эшкә сәләтлелеген тикшерергә.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

Татарстан Республикасы халкына республикада барлыкка килә торган метеорологик хәл, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда барлыкка килгән гамәлләр турында мәгълүмат бирүне оештырырга.

 

6. Узган тәүлектә метеорологик хәл                 

Узган тәүлектә уңайсыз метеорологик күренешләр фаразланган: бозлавык, томан, 15 м/с кадәр көчле җил, буран, юлларда бозлавык. Фараз акланды.

Узган көннәрдә республикада кар, җепшек кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр булган болытлы һава торышы күзәтелде. Төнлә урыны белән бозлавык һәм томан күзәтелде. Кичә көндез һаваның максималь температурасы +5...+9˚, бүген төнлә һаваның минималь температурасы +4..+7˚.

 

7. Гадәттән тыш хәлләр фаразларының аклануы

Үткән тәүлектә гадәттән тыш хәлләрнең акланган фаразлары өлеше 85% тәшкил итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International