Киләсе елда пенсия тупланмаларын иминиятләштерүчене алыштырырга теләгән менделеевлылар 2023 елның 1 декабренә кадәр гариза бирергә тиеш.
Акчаларны Россиянең социаль фондына яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына тапшырырга мөмкин.
Пенсия тупланмаларын бер оешмадан икенчесенә күчерү өчен гариза бирергә кирәк:
- Россия Социаль фонды бүлегенең клиентлар хезмәте аша,
- дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша (порталда тулы теркәлү, шулай ук көчәйтелгән квалификацияле электрон имза кирәк булачак).
Почта аша җибәрелгән яки курьер белән тапшырылган гаризалар карауга кабул ителми. Бу намуссыз дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды агентлары тарафыннан алдау гамәлләрен булдырмау максатыннан эшләнә. Әгәр граждан иминиятче сыйфатында дәүләтнеке булмаган Пенсия фондын сайласа, гариза биргәнче аның белән килешү төзергә кирәк.
Киләсе елга гаризалар 2023 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. Әгәр кеше фондны түгел, ә дәүләт идарәче компаниясе эчендә инвестиция портфелен сайласа, гариза 31 декабрьгә кадәр бирелә.
Игътибар итегез, бер иминиятчедән икенчесенә еш күчү (5 елга бер тапкырдан артык) инвестиция керемен югалтуга китерергә мөмкин. 2024 елда пенсия тупланмаларын югалтуларсыз күчерү 2020 яки 2015 елда хәзерге иминиятчедән пенсия тупланмаларын формалаштыра башлаган гражданнарга гына файдалы.
Иминиятчене вакытыннан алда алыштыру турында гариза биргәндә (5 елга бер тапкырдан ешрак), гражданга инвестиция керемен югалту ихтималы турында хәбәр ителә.