Бөтенроссия Сәнгать төне акциясе

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

4 ноябрьдә туган якны өйрәнү музеенда #Россия берләштерә девизы астында Бөтенроссия Сәнгать төне акциясе узды. Музей һәм Ә. Ахунов исемендәге халык театры хезмәткәрләре  уртак проект - Борис Пастернакның "Бондюг симфониясе" сәяхәт спектакле әзерләде.Музейга килүчеләр танылган шагыйрьнең Бондюгтагы тормышының бер өлешен күрә алдылар. Спектакльгә җирле халык, Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Уфадан кунаклар килде. Шулай ук бу көнне «Сәнгать төне» кысаларында музейда «Матдәләр һәм аларның кушылмалары турында» сәяхәт экскурсия, «Эпоксидлы сумаладан рәсем» мастер-классы һәм музей фондларын саклаучы О.А. Смолькованың «Бер фотография тарихы» авторлык проектының презентациясе узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International