"Зур этнографик диктант " халыкара мәгърифәтчелек акциясе

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр ел саен «Зур этнографик диктант»халыкара мәгърифәтчелек акциясе уза. 7 ноябрьдә С.Гассар  исемендәге мәдәният учреждениесенең 70тән артык хезмәткәре 30 сораудан торган биремнәрне үтәде. Диктантның төп бурычы-Россиядә яшәүчеләрнең, чит илләрдәге ватандашларыбызның үз тамырларын, ата-бабаларының гореф-гадәтләрен өйрәнү, янәшәдә яшәүчеләр турында күбрәк белү теләге тудыру. Чөнки белем төрле милләт кешеләре арасында үзара хөрмәт һәм татулык өчен нигез булып тора. "Зур этнографик диктант " ны оештыручылар булып Россотрудничество ярдәме белән милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International