Татарстан Росреестрында сөйләүләренчә, геодезия челтәре пунктларының күбесе узган гасырның 80 нче елларында салынган. Алар нигездә җирдә, биналар һәм корылмалар диварларында урнашкан, әмма Куйбышев сусаклагычы кертелгәннән соң 50 геодезия пункты су басу зонасында калган. Бүгенге көндә мондый пунктларның күп өлеше Минзәлә, Актаныш, Түбән Кама һәм Тукай районнарында, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан. Аларны ачыклау өчен моторлы көймәләрдә чыгалар һәм махсус спутник геодезия җиһазларын (SinoGNSS T300 Plus) кулланалар.
Гомумән алганда, 2020 елдан башлап, Татарстан Росреестры белгечләре тарафыннан 3,2 меңнән 3 меңгә якын пунктка визуаль тикшерү үткәрелде. Моннан тыш, күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына геодезия челтәрләренең барлык пунктлары саклау зоналарына йөз процент кертелгән.
"Дәүләт геодезия челтәренең пунктларын тикшерү, аларны саклау безнең ведомство эшчәнлегендә бик мөһим юнәлеш һәм фәнни ихтыяҗ булып тора. Моннан тыш, геодезия челтәре пунктлары кадастр инженерлары эшчәнлегенә турыдан-туры йогынты ясый, чөнки бу пунктларның координаталары геодезия үлчәүләрен башкару һәм техник документация әзерләү өчен кирәк. Әгәр пунктлар зарарланган булса, бу очракта үлчәү хаталары туплана. Бу, үз чиратында, реестр хаталары һәм, тиешлечә, суд бәхәсләре санының артуына китерергә мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.
Игътибарга
Россия Федерациясе территориясендә, шул исәптән Татарстан Республикасында төзелгән геодезия челтәре аның бөтен территориясенә «Милли киңлек мәгълүматлары системасын» гамәлгә ашыру кысаларында Бердәм координаталар һәм биеклекләр системасын тигез һәм кирәкле төгәллек белән җәелдерергә, шулай ук күп кенә инженер-техник мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.