4 нче ноябрьдән 6 нчы ноябрьгә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә кикбоксинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Чаллы, Казан, Биектау, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Мамадыш, Менделеевск, Тукай районы шәһәрләреннән 290 спортчы катнашты. Безнең шәһәрне тренер Немтырев Олег җитәкчелегендәге «Батыр» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе тәкъдим итте. Көрәш нәтиҗәләре буенча Хәлиуллин Эмиль 42 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны алды. Котлыйбыз!!!