Эшчеләрнең җитештерүдә имгәнүен һәм һөнәри авыруларын киметү максатыннан иминиятләштерүчеләр хезмәтне саклау чараларын финанс белән тәэмин итү хокукыннан файдалана ала.
Моның өчен социаль фонд чыгымнарны алар түләгән акчадан финанслый.
Быел мондый финанслауга рөхсәтне кертемнәр исәбенә Менделеевск районының 7 эш бирүчесе 4 миллион сумнан артык акча алган.
Россия Социаль фонды акчалары исәбенә эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне шифаханә-курортта дәвалау, хезмәтне саклау буенча укыту, хезмәт шартларына махсус бәя бирү, хезмәткәрләрне мәҗбүри вакытлыча медицина тикшерүе үткәрү, шәхси саклау чараларын сатып алу һ. б. чараларга чыгымнарны капларга мөмкин.
Менделеевск районындагы Россия социаль фондының клиентлар хезмәтендә билгеләп үткәнчә, 2023 елда район эш бирүчеләре акча сарыф итәргә карар иткән иң кирәкле юнәлешләр: пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне һәм зарарлы хезмәт шартларында эшләүчеләрне шифаханә-курортта дәвалау, вакытлыча медицина тикшерүләре үткәрү, шәхси саклау чаралары сатып алу.