Мөстәкыйль сатып алынган техник тернәкләндерү чаралары өчен компенсация күләмен билгеләү механизмы Россия Хезмәт министрлыгының 2023 елның 26 июлендәге «Инвалид тарафыннан мөстәкыйль сатып алынган техник тернәкләндерү чарасы һәм (яки)күрсәтелгән хезмәтләр өчен компенсация түләү тәртибен раслау турында, шул исәптән аның күләмен билгеләү тәртибен һәм күрсәтелгән компенсация күләме турында гражданнарны мәгълүматлаштыру тәртибен раслау турында» гы боерыгына ярашлы рәвештә үзгәртелде һәм ул 2023 елның 27 октябреннән үз көченә керде.
Компенсация күләме ел саен бертөрле техник тернәкләндерү чаралары яки хезмәтне уртача бәяләү нигезендә билгеләнә һәм агымдагы елның 1 мартыннан киләсе елның 1 мартына кадәр гамәлдә.
Техник тернәкләндерү чаралары төрләре буенча уртача бәяләр турында мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган https://sfr.gov.ru.
Гариза бирелгән көннән компенсация түләү турында карар кабул итү вакыты 10 эш көне дәвамында, медицина-техник экспертиза. үткәрү кирәк булганда
15 эш көне эчендә Акча күчерү карар кабул ителгән көннән алып 5 эш көне эчендә башкарыла.