19 ноябрь-Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне
Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде.
13-19 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узачак: профилактик акцияләр, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юл хәрәкәтендә катнашучылар, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары, мәгариф оешмаларында ачык тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары.
16 ноябрьдә акциядә катнашучылар транспорт хәрәкәте күп булган урамнарда һәм плакатлар белән юл киселешләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырачаклар һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылыкны кире кайтаручы элементлар таратачаклар.
17 ноябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә «Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне»узачак.