Бала карау буенча пособие

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Россия Социаль фонды ел ярымга кадәр эшләүче гражданнарны бала карау буенча пособие белән тәэмин итә.

Шунысы игътибарга лаек, түләүләр күләме хезмәт хакы белән бәйле. Ул уртача хезмәт хакының 40% тәшкил итә һәм бала карау буенча ял башланганчы ике календарь ел өчен мәгълүматлар нигезендә исәпләнә.

Минималь пособие күләме 8 591 сумга тиң, ә аның максималь күләме 33 282 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, әгәр гаиләдә берничә бала, аларның яше ел ярымнан артмый икән, аларның һәрберсе пособие белән тәэмин ителәчәк.

Пособие эш бирүче биргән мәгълүматлар нигезендә билгеләнә, фондка аерым гариза бирергә кирәкми. Түләүләр алу өчен эш урыны буенча документлар тапшыру гына җитә.

Моны баланың әнисе яки әтисе, башка туганнары яки тәрбиячеләре эшли ала.

Шунысын да әйтергә кирәк, бала карау ялында булган кешегә акча түләнәчәк. Пособие алу хокукы ял вакытында тулы булмаган эш вакыты шартларында яки өйдә эшләгәндә саклана.

Социаль фонд мәгълүмат алганнан соң 10 эш көне эчендә, ә аннан соң һәр айның 8 көненә кадәр пособие түли.

Эшләмәгән ата-анага, опекунга һәм туганына пособие гаиләнең мохтаҗлыгын исәпкә алып, билгеләнгән күләмдә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International