Дәвалау урынына кадәр һәм кире кайту өчен электрон юл талоннары

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Россия Социаль фонды бүлеге гражданнарга дәвалану урынына бару  һәм кире кайтуга бушлай йөрү өчен электрон талоннар рәсмиләштерә.

Гражданнар аларны төрле шифаханәләргә бушлай керү өчен кулланалар.

Электрон талоннар сервисы дәвалану урынына һәм кирегә, шул исәптән шифаханә-курорт поездларында йөрү өчен ташламалы документлар рәсмиләштерү процедурасын шактый гадиләштерә.

Ташламалы билетларны рәсмиләштерү өчен Россия тимер юллары сайтында теркәлергә, юл маршрутын, юлга чыгу датасын, вагонны һәм урынны сайларга кирәк. Сервис социаль фонд ташламасы буенча билет рәсмиләштерергә тәкъдим иткәч, электрон талон номерын, паспорт мәгълүматларын һәм СНИЛСны кертергә кирәк булачак. Билетларны рәсмиләштергәндә кассада паспорт кына күрсәтергә мөмкин, ташламалы кеше турында мәгълүмат "Россия тимер юллары"ААҖ серверында булачак.

Сорауларыгыз булса-Бердәм контакт-үзәккә 8-800-100-000-1 номеры буенча шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International