картлык буенча иминият пенсиясен алучыларга 80 яшькә җиткәч югары күләмдә түләүләр билгеләнә. Аларның пенсиясе беркетелгән түләү суммасына арта. 2023 елда ул 7 567 сум тәшкил итә.
Пенсияне арттыру өчен озын гомерлеләргә беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарыла.
Искәртеп узабыз, мондый өстәмә картлык буенча иминият пенсиясен алучылар өчен генә каралган. Картлык яки инвалидлык буенча социаль пенсиягә мондый өстәмә каралмаган. Туендыручыны югалту буенча пенсия алучылар да мондый арттыруга хокуклы түгел, әмма, әгәр ул яңадан исәпләгәннән соң югарырак булса, картлык буенча иминият пенсиясенә күчә ала.
80 яшьтән өлкәнрәк гражданга пенсия төренә карамастан, аны карау рәсмиләштерелергә мөмкин. Караучыга 1200 сум күләмендә түләү ай саен башкарыла һәм пенсиясе белән бергә тәрбияләнгән кешегә күчерелә. Менделеевск районында 80 яшьтән өлкәнрәк 800 пенсионер яши.