Эш бирүчеләр социаль фондка субсидияләргә гаризалар белән мөрәҗәгать итәләр.
Субсидияләү программасы Россиянең социаль фонды тарафыннан 2021 елдан гамәлгә ашырыла. Аның максаты - гражданнарның аерым категорияләрен: эшсезләрне, эштән азат ителү куркынычы яный торган хезмәткәрләрне предприятие ябылу сәбәпле эштән азат ителгәннәрне, 30 яшькә кадәрге яшьләрне, махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре әгъзаларын, Украинадан качакларны эш белән тәэмин итүне стимуллаштыру.
Дәүләт ярдәменә 2023 елга кадәр теркәлгән һәм хезмәт хакы, салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре һәм штрафлар буенча бурычлары булмаган юридик затлар, коммерциячел булмаган оешмалар һәм шәхси эшкуарлар дәгъва итә ала. Һәр хезмәткәргә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме зурлыгында субсидия бирелә, өстәвенә иминият кертемнәрен түләүгә тиешле акчалар.