"Игелеклелек чылбыры- Балаларга ярдәм ит! " акциясе

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

15 ноябрьдә 8 нче балалар бакчасында "Игелеклелек чылбыры- Балаларга ярдәм ит!" акциясе башланды.

Меценат һәм «Хыял тормышыгызда юл күрсәтүче» китабы авторы, хәзерге вакытта Италиядә яшәүче якташыбыз Ольга Купер әлеге акциянең инициаторы булып тора. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан хәйрияче Нигъмәтҗановлар гаиләсенә акчалата сертификат тапшырды һәм балалар бакчасына йөрү өчен ярты елга түләде! Мин кешеләрнең яхшылыкка, могҗизага ышануларын телим! Акция үрнәк булсын һәм безнең игелеклелек чылбырын дәвам итәргә теләүчеләр барлыкка килсен!, дип билгеләп үтте Ольга Купер. Игелек-ул кеше аралаша торган һәм башка кешене аңлый торган универсаль тел. Әйдәгез бергәләр яхшылык эшлик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International