Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 105 еллыгына багышланган архив конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 105 еллыгына багышланган архив конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров катнашты.  Менделеевск районы Башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы - Гүзәл Миңнеәхмәтова ике номинациядә җиңүче булды: РФ архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклауны тәэмин итү буенча проектларга ярдәм итү, ТР архив фондын Татарстан тарихы буенча аудиовизуаль документлар белән тулыландыру проектларына ярдәм итү. Шулай ук Менделеевск халкы "Минем шәҗәрәм" конкурсында катнашты һәм мактаулы призлы урыннар яулады. 1 урынны Никитина Татьяна "Минем Никитина - Плюснина-Бритвина нәселе" тикшеренү эше өчен алды. 2 урын-Досманова Эльмира - "Мөхәммәтдиновлар гаиләсенең тормышы һәм гамәлләре" дигән тикшеренү эше өчен. 3 урынны 1 нче мәктәп укучысы Миронов Артур, «1 нче яшь төркеме» номинациясендә алды. Конкурсларда җиңүчеләрне һәм призлы урын алучыларны лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International