Юл һаман да гарипләндерә һәм кеше гомерен вакытсыз өзә. Кемдер каешны эләктерми, икенчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыга, өченчесе исерек килеш рульгә утыра, дүртенчесе светофорның кызыл төсенә юлны, шулай ук тиешсез урында да үтә.
Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне кысаларында 3 нче «Химия-технология лицее"ның 9-11нче сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча «Неугаданное» дигән социаль фильм карау белән әңгәмә узды. "Бүген иң мөһиме – юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзара хөрмәтен кайтару, машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә юл законнарын үтәүнең никадәр мөһим һәм кирәклеген аңларга ярдәм итү. Һәркем башкаларны хөрмәт итеп, без үзебезне хөрмәт итәбез икәнлеген истә тотарга тиеш, Бу хөрмәт бәясе-кеше тормышы!", - дип билгеләп үтте "Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова.