Әлфия Когогина: төп өстенлек – гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау һәм Россия Президенты йөкләмәләрен үтәү

2023 елның 17 ноябре, җомга

Дәүләт Думасы Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллинаның  «2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар чорына бердәм дәүләт акча-кредит сәясәтенең төп юнәлешләре турында» чыгышын тыңлады һәм карар кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «Төп өстенлек – гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау һәм Россия Президенты йөкләмәләрен үтәү. Без акча-кредит сәясәте турындагы чыгышны  игътибарга алдык, Үзәк Банкның инфляцияне киметү, икътисадны яклау буенча эшчәнлеген хуплыйбыз һәм хөкүмәт һәм Үзәк Банк белән берлектә әлеге чараларны гамәлгә ашыру буенча эшләргә әзер».

Россия Банкы макроикътисади үсешнең өч сценариен тәкъдим итте: «База» һәм ике альтернатив «Фрагментацияне көчәйтү» һәм «Хәвефле». "База" сценарие 2024 ел ахырына инфляциянең 4% дәрәҗәсенә кайтуын күздә тота. Шулай ук Үзәк банк фаразлары буенча 2025 елда төп ставка 10% тан түбән төшәчәк һәм 2026 елда 6-7% нейтраль дәрәҗәгә чыгачак.

"Чыгышны тикшерү барышында ипотека мөмкинлеге мәсьәләсе аерым каралды. Дәүләт Думасы депутатлары инициативасы буенча ипотека буенча процентны төбәк буенча уртача хезмәт хакына бәйләп дифференциацияләү мәсьәләсе каралачак», – дип билгеләп үтте Когогина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International