Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Дәүләтнең төп финанс документы проекты өстендә эш барышында безнең фракция гражданнарга һәм төбәкләргә өстәмә ярдәм күрсәтүгә, илебезнең технологик үсешенә һәм иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән төзәтмәләр әзерләде һәм кабул итте. Һичшиксез өстенлек Президентның гражданнарның иминлеген арттыру, икътисадны үстерү буенча мөрәҗәгатьләрен гамәлгә ашыру. Документ Россия гражданнарының бурычларына һәм тәкъдимнәренә җавап бирә, алар «Бердәм Россия» партиясенең халык программасында чагылдырылган. Анда дәүләтнең барлык социаль йөкләмәләрен үтәү өчен акча каралган: пенсияләрне, хезмәт хакларын, пособиеләрне, балаларга түләүне арттыру, шулай ук ил үсешенең кирәкле шартларын тәэмин итү өчен.
Социаль өлкәгә чыгымнар бюджетның икенче укылышында 2 трлн сумга, ягъни тагын 11% ка арттырылды.
Сәламәтлек саклауны үстерүгә өч елга 7,23 трлн сум акча салынган. 6 млрд сум йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентлар өчен дарулар сатып алуга юнәлдереләчәк. Авыр хроник (орфан) авырулары булган балаларны дәвалауны финанслау 200 млрд сумга кадәр артачак.
Киләсе елда 1,3 млн гаилә ана капиталы алачак, 7 млн укучы кайнар ризык белән туклана алачак. Балалар ялы һәм сәламәтләндерү чыгымнары 3 млрд сумнан күбрәккә арттырылган.
Сыйныф җитәкчелеге өчен 900 мең мәктәп укытучысы һәм 100 мең колледж педагогы өчен өстәмә түләүләр каралган.
Инфляция дәрәҗәсенә пенсияләр һәм пособиеләр индексацияләнәчәк, шул исәптән беренче тапкыр эшсезлек буенча пособие.
2024 елда хезмәткә минималь түләү күләме 18,5% индексацияләнәчәк, бу 5 миллионга якын кешенең хезмәт хакы үсешен һәм гомумән бюджет өлкәсендә хезмәт хакы үсешен тәэмин итәчәк.
Махсус хрби лперациядә катнашучылырның һәм аларның гаилә әгъзаларының, декреттагы хатын-кызларның һәм 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларның, пенсия яшендәге затларның һәм яшь белгечләрнең һөнәри белем бирү программаларын финанслау артачак. Өч елга гомуми сумма 18,6 миллиард сум тәшкил итәчәк.
2024-2026 елларга 26 млрд сумнан артык авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә өстәмә юнәлдереләчәк, ел саен авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләргә субсидияләр 6 млрд сумга артачак.
Ел саен триллион сумнан артык акча юл хуҗалыгына юнәлтеләчәк. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм авария хәлендәге торактан күчерү дәвам итәчәк.
2024 елда керемнәр 35 трлн сум тәшкил итәчәк, 2025 елда — 33,5 трлн сум, 2026 елда-34,1 трлн сум. Федераль бюджетны баланслау өчен 2024 елда Милли иминлек фондының 1,3 трлн сум күләмендә акчалары кулланылачак. Милли иминлек фондыннан тыш, 2024-2026 елларда федераль бюджет кытлыгын финанслауның төп чыганаклары булып РФ Дәүләт алынмалары торачак.
РФ Хөкүмәтенең резерв фонды 2024 елда 100 млрд сум күләмендә, 2025 һәм 2026 елларда 80 млрд сум күләмендә планлаштырыла. Шулай ук аны аерым нефть-газ булмаган керемнәр хисабына арттыру мөмкинлеге дә карала.