Узган атнада район башлыгы урынбасары Ләйсән Камил кызы һәм Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров катнашында авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча гражданнар җыеннары башланды.
Халык белән очрашулар Монай, Тихоново һәм Монашевода узды.
Җыеннарда 2023 елда үзара салым чараларын үзләштерүгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде, шулай ук 2024 елда үзара салым акчалары хисабына хәл ителәчәк чаралар билгеләнде.
Бер тапкыр бирелә торган түләү суммасы һәр балигъ булган кешедән 1000 сум дип билгеләнде.
Шулай ук халыкның ташламалы категорияләре билгеләнде, алар 50 процент күләмендә взнос түләячәк, мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаилә әгъзалары.бер тапкыр түләүдән азат ителәчәк.