Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәте искәртеп узганча, Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды тарафыннан агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан дәүләтнеке булмаган башка пенсия фондына, дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан Россия Социаль фондына, Россия Социаль фондыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчү (вакытыннан алда күчү) турында гаризалар кабул итү гамәлгә ашырыла.
Россия Социаль фонды дәүләт хезмәтен алуның альтернатив ысулы булып дәүләт (муниципаль) хезмәтләренең бердәм порталы аша гариза бирү тора, әмма бу очракта иминиятләштерелгән кешенең электрон имзасы булу таләп ителә.
Игътибарыгызны юнәлтәбез, әгәр дә иминиятләштерелгән зат пенсия тупланмалары акчаларын күчерү турында фикерен үзгәрткән очракта, аның иминиятчене алмаштыру (вакытыннан алда күчү) турында гариза бирү елында 31 декабрьгә кадәр иминиятчене алмаштырудан баш тарту хокукыннан файдалану мөмкинлеге бар.