Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2023 елның 22 ноябре кичендә, 23 ноябре төнлә һәм көндез урыны белән 15-18 м/с көчле җил, буран, юлларда кар көртләре, бозлавык көтелә. Киңәш итәбез: реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында яшеренергә ярамый, ашыкмыйча сак йөрегез, юлларда игътибарлы булыгыз, балаларны караучысыз калдырмагыз. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.