Кулланучыларга өстәмә хезмәтләр тагу өчен штрафлар турында законга кул куелды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Россиядә өстәмә хезмәтләр һәм товарлар такканөчен штрафлар кертелә. Тиешле законга Россия Президенты Владимир Путин 19 октябрьдә кулкуйды. Дәүләт Думасында закон кабул итүроссиялеләрне намуссыз сатучылардан һәм артыкчыгымнардан өстәмә рәвештә яклаячак дипсаныйлар.

Яңа закон товарларны һәм хезмәтләрне тагу өченгенә түгел, ә кулланучының шикаятен карауданнигезсез баш тарту өчен дә җаваплылыкны күздәтота.

Өстәмә товарлар, эшләр яки хезмәтләр таккан өченвазыйфаи затларга аерым түләү өчен 2 000 сумнан4 000 сумга кадәр, ә юридик затларга 20 мең сумнан40 мең сумга кадәр штраф салыначак. Сүз законгакаршы килеп, килешү төзегәнче кулланучыга төптоварлар, эшләр яки хезмәтләр сатып алгандаөстәмә товарлар сатып алырга яки башка килешүләр төзергә кирәк дигән ситуацияләртурында бара; килешүдә төп товарларны, эшләрнеяки хезмәтләрне сатып алу өстәмә товарларнымәҗбүри сатып алу белән бәйле. Яңалык мәҗбүрииминият килешүләрен төзегәндә кулланылмаячак. Шулай ук кулланучының хокукларын бозу беләнбәйле таләпләрен нигезсез рәвештә кире кагу яки караудан качу өчен җаваплылыкка тартылачак. Вазифаи затлар өчен штраф 15 меңнән 30 меңсумга кадәр, юридик затлар өчен 100 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь

инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International