23 ноябрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия - мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Россия тәрбиячеләре» XI Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү булды.
12 нче «Крепыш» балалар бакчасының укытучы-логопедлары чираттагы тапкыр үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр һәм призлы урыннар алып, җиңүчеләр булдылар.
Әхмәдиева Лилия Алексеевна «Белем бирү оешмасының иң яхшы тәрбиячесе-профессионалы» «Инклюзив белем» номинациясендә 2 нче урынны алды.
Митрошина Эльвира Михайловна - "Остаз - ул сәләт" номинациясендә 1 урын.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова педагогларны котлады һәм дипломнар тапшырды