Менделеевскида Бөек Ватан сугышында катнашучы Билал Җәләл улы белән хушлаштылар.

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Панихида ветеран яшәгән Трудовой урамындагы йорт ишегалдында узды.

Район башлыгы исеменнән аның урынбасары Ләйсән Галиева чыгыш ясады, Билал Вәлиевнең тормышы Ватанга хезмәт итү һәм патриотизм үрнәге булды.

Хәрби комиссар Сергей Калуженко, Иҗтимагый совет рәисе Сәлим Хәбибуллин, эчке эшләр министрлыгы бүлеге, колония вәкилләре якыннарына һәм туганнарына кайгы уртаклаштылар.

22 гыйнварда 98 яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны Билал Вәлиев вафат булды. 

Ул 1943 елның ахырында 17 яшьлек егет булып сугышка китә. Укчы гаскәрләрендә хезмәт итә, 1950 елда демобилизацияләнә. Билал Җәләл улы «Германияне җиңгән өчен» медале, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә (1985). Сугыштан соң эчке эшләр министрлыгы мәктәбен тәмамлый һәм күп еллар эчке эшләр органнарында, Менделеевскиның 10 нчы төзәтү колониясендә хезмәт итә.

Билал Җәләл улы өч бала үстергән һәм тәрбиягән, аның 4 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Ул Менделеевскида туганнары һәм якыннары арасында яшәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International