Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатты: «авыл территорияләрен үстерү һәм авылда туристлык кебек туриндустрия юнәлеше партиянең халык программасына кертелгән, һәм «Бердәм Россия» хөкүмәт белән бергә бу эшне эзлекле алып бара. Авыл хуҗалыгын үстерү турындагы законга түбәндәге төзәтмә кертеләчәк: авылда туристлыкны үстерүче фермерлар дәүләт ярдәме алу хокукы бирә торган «җитештерүче» статусын саклап калачак».
Закон проекты белән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә авыл хуҗалыгы җитештерүеннән тыш авылда туристлык өлкәсендә эшчәнлек алып бару хокукы бирелә.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә караган Фермер хуҗалыгы авылда туристлык өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашырганда туристларны вакытлыча торак йорт биналарында урнаштырырга рөхсәт ителә.