Россия Федерациясенең «Сәламәтлек саклауны үстерү» дәүләт программасы буенча Менделеевск муниципаль районы Енабердино авыл җирлегенең Тойма авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелде.
Тойма авылындагы фельдшер-акушерлык пункты 76 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты барлык кирәкле таләпләргә туры килә. Тиздән ФАП барлык авыл халкына үз ишекләрен ачачак. ФАП ярдәмендә халыкның медицина хезмәтләрен җылы һәм уңайлы итеп алу мөмкинлеге булачак, бу аеруча балалар һәм өлкәннәр өчен мөһим.
«Тойма авылы халкы Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинга Тойма авылында "Россиянең илкүләм проектлары" гамәлгә ашырылуы өчен зур рәхмәт белдерә",-дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Елена Скворцова