Менделеевскиның "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе иң яхшылар арасында

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

2023 елда эш йомгаклары буенча Менделеевскиның «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстанда иң яхшылар арасында. Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгы дәүләт автоинспекциясе идарәсенең Рәхмәт хаты Менделеевск районының "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикуловага юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга һәм юл-транспорт һәлакәтен кисәтүгә актив ярдәм иткәне өчен бирелде. 

- Бу шул ук дәрәҗәдә эшләүне дәвам итү һәм тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен этәргеч. Рәхмәт, һәм мин ирешкәннәрем белән генә тукталмаска вәгъдә итәм! Иң яхшылар арасында булу һәрвакыт күңелле, - дип уртаклашты М.Халикулова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International