«Беренчеләр хәрәкәте»ннән «Яхшы очрашулар» Бөтенроссия проекты

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

24 гыйнварда «Мирас» татар гимназиясендә «Фикердәшләр белән очрашу» узды. «Беренчеләр хәрәкәте»нең «Яхшы очрашулар» Бөтенроссия проекты кысаларында очрашуның спикеры ТР буенча милли үзәк бүлеге җитәкчесе Альбина Сәгыйрова булды. "Мирас" татар гимназиясенең беренчеләре волонтерлар эше турында, урамда шикле танышлардан ничек саклану, урманда үзеңне ничек тоту, көнкүрештә һәм табигый тирәлектә барлыкка килергә мөмкин булган күп кенә куркынычлар турында да  белделәр. 

Балалар игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр, аларга Альбина Сәгыйрова рәхәтләнеп җавап бирде. Спикер белән яхшы кара-каршы сөйләшү килеп чыкты!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International