Район башлыгы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин белән берлектә Менделеевск районының кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрен һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларын әйләнеп чыкты.
Маршрут буенча беренче булып «Кама Колхозы»ҖЧҖ булды. Җитәкче Азат Галимов терлекчелек фермасының һәм президент программасы буенча кайтарылган таналарның торышын күрсәтте. Хуҗалык хәзерге вакытта тәүлегенә 4 тоннадан артык сөт сава. Бу безнең район буенча иң зур савым
Маршрут буенча икенче урында Смирнов КФХ булды. Әлеге хуҗалык мәйданчыгында 800 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 300 башы савым сыерлары. Шулай ук Смирнов «Авантаж» кооперативын үстерә, ул безнең фермерлардан һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт сатып ала. Альберт Марс улы сыйфатлырак тукландыру, савымны арттыру һәм күрше фермерларны һәм мини-фермаларны сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен азык үзәге төзергә ниятләвен әйтте.
Алга таба алар Тойгуҗа авыл җирлегенә юл тоттылар. «Хәбибрахимов " КФХ җитәкчесе үзенең үсеш тарихы турында сөйләде. Ул өч сыердан башлаган,бүгенге көндә хуҗалыкта 50 баш тирәсе. Хәзерге вакытта хуҗалыкка 2 тонна сөт бирә.
Шуннан соң алар Камай авыл җирлегендә булдылар. Анда «Әһлиев» КФХ актив үсеш алган. Радмир Илдар улы бертуган Әһлиевларның үз куллары белән ремонтлый торган техниканы карап чыкты, аларда 36 берәмлектән артык техника бар.
Алар шул ук авыл җирлегендә «Хәйриев» КФХсында булдылар, анда узган ел 16 сыерга параллель саву залы булган иң заманча сөт-товар фермасы кертелде. Тикшерү вакытында саву процессы бара иде. Илнур Равил улы 100 башлы тагын бер объект төзергә теләвен белдерде
Киләсе карап чыгуны Енабердино авыл җирлегендә тәмамладылар. КФХ башлыгы Гулиев Умуд үз планнары, проблемалы мәсьәләләр турында сөйләде. Хуҗалык тәүлегенә ике тонна сөт сава һәм аны Удмуртиягә тапшыра.
Район башлыгы Радмир Беляев барлык хуҗалыкларга да үз хуҗалыкларын киңәйтергә, баш санын арттыру белән шөгыльләнергә, авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме чараларында катнашырга, грант акчаларын активрак җәлеп итәргә тәкъдим итте