Район башлыгы #командаменделеевск белән берлектә "Фаворит ат-спорт комплексы" объектында күчмә киңәшмә үткәрде. Татарстан Республикасы ярдәме белән төп бина капиталь ремонтланачак, моның өчен 27 млн сум акча бүлеп биреләчәк
Киңәшмәдә нинди эшләр башкару планлаштырылуы турында фикер алыштылар.
➖Төп абзар бинасының түбәсен алыштыру;
➖Идән җәю;
➖Керү төркемнәрен алыштыру;
➖Җәйге ат йөртү урыннарын җиһазлау;
➖Административ бинаны ремонтлау.
Бу елның язында комплексны ремонтлауга керешергә карар ителде