Юлларда өлкән буынның иминлеген тәэмин итү максатыннан «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә юлларда куркынычсыз тәртипнең төп кагыйдәләре турында әңгәмә узды.«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова әңгәмә барышында юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен, юлларда, җәяүлеләр үтү урыннарында үз-үзеңне тоту үзенчәлекләрен, шулай ук төрле һава шартларында машина йөртүнең мөһим моментларын сөйләде. Көннең караңгы вакытында һәм начар күренү шартларында юлда куркынычсызлык мәсьәләсенә зур игътибар бирде. «Сакла» интернет-порталыннан «Юлдагы куркынычсызлык» видеоролигын карап, куркыныч хәлләрне мисал итеп карадылар. Пенсионерлар бу очрашуга кызыксыну күрсәттеләр һәм мөһим сораулар биреп һәм үз борчылуларын белдереп актив катнаштылар.