Камай авыл җирлеге эшчәнлеге турында хисап белән авыл җирлеге башлыгы Илнар Мөхәммәтнур улы чыгыш ясады.
Торак пункт составына Камай авылы керә. Халык саны 410 кеше, йорт хуҗалыклары 187.
Авыл җирлеге икътисадының нигезен авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм файдалы казылмалар чыгару тәшкил итә. Торак пункт территориясендә 7 крестьян-фермерлык хуҗалыгы эшчәнлек алып бара.
Алар мәктәптә һәм балалар бакчасында спонсорлык ярдәме хисабына ремонт эшләре башкарганнар. Барлыгы 450 000 җәлеп ителгән.
Милли гореф-гадәтләрне саклауга мәчет эшчәнлеге ярдәм итә. Һәр җомга намаз укыла, шулай ук мәчет янында балалар һәм өлкәннәр өчен гарәп телен өйрәнү курслары ачылган.
Камай авыл китапханәсе «Минем авылым - минем якташларым» проектын тормышка ашыру өчен 150 000 сумлык грант отты. Акча урам стелласын ясауга һәм безнең танылган якташларыбыз турында стенд ясауга юнәлтелгән.
Үзара салым акчасына юлларга вак таш җәю, территорияләрне төзекләндерү, үлән чабу, карны чистарту буенча эшләр башкарганнар.
Район башлыгы Радмир Беляев Илнар Мөхәммәтнур улының эшен бик яхшы бәяләде һәм шулай ук, халык ярдәме булмаса, мондый эш күләме башкарылмас иде, дип өстәде. Камай халкыннан үзәк район хастаханәсенә кабул итүгә язылуга һәм маммография кабинетының эш графигына кагылышлы сораулар килде.Барлык сорауларга да җавап бирелде.