Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Бу уңайдан Әһлиевларны бергә яшәүләренең 65 еллык юбилее белән котладылар. Тар гаилә даирәсендә район башлыгы Радмир Беляев исеменнән гаилә парын башлык урынбасары Ләйсән Галиева, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Ханзаров һәм Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Илмир Кшшәфетдинов котладылар. Юбилярларны котлап Ләйсән Камил кызы:
- Сез үткән юл озак еллар дәлилләнгән мөнәсәбәтләрнең ныклыгы символы. Авырлыкларга һәм төрле каршылыкларга карамастан, сез барлык авырлыкларны җиңеп, үзара мәхәббәт һәм хөрмәт белән тормыш юлын үтә алдыгыз. Сезнең бергә яшәвегез-яшьләргә үрнәк.»
Балалары, оныклары Һәм оныкчыклары өчен Зәйнәк Әһли улы һәм Әнисә Латыйп кызы һәрвакыт дусларча һәм хөрмәтле гаилә төзүнең яхшы үрнәге, игелек һәм тугрылык, намус һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге булачак