"Яшьлек" яшьләр үзәгендә Менделеевск районының яшь гаиләләре белән очрашу узды
Чара Россия Федерациясендә Гаилә елын ачуга багышланган Бердәм гамәлләр көне кысаларында узды. Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ханзаров Дамир Шамил улы катнашты. Очрашуда яшь гаиләләргә район һәм республика территориясендә гамәлдәге торак шартларын яхшырту буенча программалар тәкъдим ителде. Шулай ук кара-каршы сөйләшү вакытында гаиләләрне кызыксындырган сораулар бирелде. Яшьләр үзәге директоры Андрей Гриненко очрашу нәтиҗәләре буенча районда яшь гаиләләр советын җанландырырга тәкъдим итте, аның максаты яшь гаиләләр проблемаларын хәл итү буенча проектлар булдыру булачак