«Эшлекле дүшәмбе» дә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм бөтен хакимият коллективы исеменнән «Поселок» территлориаль иҗтимагый үзәге рәисе Кузнецова Екатерина Максимовнаны туган көне белән котлады. Екатерина Максимовна, Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс энергия, игелек һәм иминлек телибез!
Шулай ук намуслы хезмәте, район файдасына нәтиҗәле эшчәнлеге, фидакарьлеге һәм йөкләнгән эш өчен җаваплылыгы өчен район Башлыгының Рәхмәт хаты белән Петрова Альбина Ринат кызы бүләкләнде. Альбина Ринат кызы башка эшкә күчә, ләкин Менделеевск командасында кала. Башкарма комитетның икътисад бүлегендә ул 2022 елның апреленнән бүлек башлыгы вазифасында эшләде.