Менделеевск җыелма командасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар гаиләләренең төбәк спартакиадасында "Спорт өметләре" номинациясендә җиңүче булды
Түбән Кама шәһәренең «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексында мәктәпкәчә яшьтәге балалар гаиләләренең төбәк спартакиадасы узды. Спартакиадага Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Кама Аланы, Яр Чаллы шәһәрләреннән 150 катнашучы җыелды. Балалар әти-әниләре белән бергә 10 каршылыкны уздылар. Безнең район данын «Зур компания» командасы яклады. Анда 11 нче балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның Сидоровлар, Нужиннар, Юнысовлар, Костиннар һәм 2 нче балалар бакчасыннан Субаевлар керде. Зур компанияне физкультура буенча инструктор Тимирязева Сильвия һәм Йосыпова Ирина әзерләгән һәм озата барган