«Батыр» спорт мәктәбендә 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында "Батыр" спорт мәктәбе Кубогына волейбол буенча ачык турнир узды. Ярышларда Яр Чаллы, Түбән Кама, Можга һәм Менделеевск шәһәрләреннән командалар катнашты. Җиңел булмаган көрәштә, җиңү өчен матур көрәш күрсәтеп, урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын – Яр Чаллы, Зәйнуллина Зилә команданың иң яхшы уенчысы"
2 урын - Можга, Городских Полина команданың иң яхшы уенчысы;
3 урын - Түбән Кама, Аблакатова Валерия команданың иң яхшы уенчысы булды Призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр, Җиңүчегә кубок, медальләр һәм грамоталар тапшырылды. 1 февральдә безнең команда Мөслим авылында узачак Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашачак. Без кызларыбызга уңышлар телибез, аларның сезонның төп ярышларында җиңүче булу мөмкинлекләре бар.