"Мирас" татар гимназиясендә «Гаилә елы» ачылуга багышланган чара үтте. Тантаналы чара кысаларында 5-7 сыйныф укучылары «Гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре» викторинасында катнаштылар. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ханзаров Дамир Шамил улы чараның мактаулы кунагы булды. Ул балаларны котлады һәм аларның гаиләләрендә тынычлык, кайгырту булуын теләде. 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү-илебез өчен мөһим вакыйга. Бу гаилә кыйммәтләрен ныгыту юлында тагын бер адым. Нык гаилә-җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы өчен гарантия!