Ирекле взнос калькуляторы пенсия формалаштырырга булыша

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Иминият взносларын ирекле түләү-бу үз пенсияң турында үзең кайгырту мөмкинлеге, шул исәптән иминият взносларын иминиятләштерүче түләмәгән гражданнарга җитмәгән пенсия коэффициентларын һәм иминият стажын  тутыру мөмкинлеге.

Шәхси пенсия коэффициенты һәм стаж алу калькуляторы ярдәмендә кирәкле шәхси пенсия коэффициентларын һәм (яки) иминият стажын алу өчен күпме акча күчерергә кирәклеген исәпләп чыгарырга мөмкин.

Взнос суммасын дөрес исәпләү өчен электрон сервиста таләп ителгән пенсия коэффициенты күләмен һәм (яки) стажны, шулай ук ирекле взнослар түләүче буларак теркәлү датасын күрсәтергә кирәк. Бу мәгълүматлар нигезендә сервис агымдагы елда түләү суммасын исәпләячәк. Ел өчен теләгән сумманы бер тапкыр  яки ел дәвамында аерым суммалар белән күчереп була.

Искәртеп узабыз, иминиятләштерүче тарафыннан иминият взнослары түләнмәгән гражданнардан тыш, шул исәптән пенсиягә хокук алу өчен иминият стажы яки пенсия коэффициенты җитмәүчеләрдән тыш, пенсия иминиятенә ирекле взносларны чит илдә эшләүче, әмма Россиядә пенсиянең формалашуын дәвам итүен теләүче кешеләр түли ала. Үз теләгең белән беркайда да эшләмәгән якын кешең өчен дә взнослар түләргә була. Моннан тыш, ирекле иминият взносларын һөнәри керемгә салым кулланган үзмәшгуль гражданнар түли ала.

Ирекле иминият взносларын түләү өчен социаль фондта түләүче буларак теркәлергә кирәк. Моның өчен Россия Социаль  фондының территориаль органына (тору урыны буенча) гариза бирергә кирәк. Моны клиентлар хезмәтендә шәхсән эшләргә, почта аша хат җибәрергә, шулай ук Россия Социаль  фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә эшләргә мөмкин. «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланган физик затлар «Минем салым»мобиль кушымтасы аша гариза бирә ала.

Әгәр кеше ирекле түләүче буларак теркәлсә, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында түләүләр ясамаса, бурыч формалашмаячак. Моннан тыш, теләсә кайсы вакытта Россия Социаль  фондына тиешле гариза җибәреп, взносларны ирекле түләүдән баш тартырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International