Социаль фонд сезнең хастаханә кәгазен эш бирүчегә үзе бирәчәк

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Оешмалар хастаханә кәгазе турында мәгълүматны цифрлы рәвештә ала. Документны кая да булса алып барырга яки җибәрергә кирәкми. Барлык мәгълүматлар безнең системада саклана, ә сез үз кәгазегезнең статусы турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта таба аласыз.


Эш бирүчегә, онлайн режимда мәгълүмат алу өчен, социаль Фонд белән электрон аралашуны җайга салырга кирәк.


Хастаханә өчен түләү:


Быел вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме аена 83 мең сумнан 122 мең сумга кадәр артты.


Эш бирүче хезмәткәрнең авыруы яки җәрәхәт алганда авыруның беренче 3 көнен, ә социаль Фонд калган көннәрен түли.


Пособие күләме иминият стажына, хезмәт хакы күләменә бәйле һәм уртача хезмәт хакының процентына тигез:


8 елдан артык стаж булганда 100%

5 елдан 8 елга кадәр стаж булганда 80%

5 елдан азрак стаж булганда 60%

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International