Азат ителгән территорияләргә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен алып килделәр. Бөтенроссия студентлар коткаручылар корпусы волонтерлары машиналарны бушатып, Запорожьеның мохтаҗ яшәүчеләренә эчәргә яраклы суны адреслы җиткерәләр. Полого шәһәре даими рәвештә ут астында кала, Бу энергия һәм су белән тәэмин итү системасын эштән чыгара. Торгызу эшләре планлы рәвештә алып барыла, әмма һәрвакыт эчәргә яраклы суга бик мохтаҗ кешеләр бар.
Элегрәк Әлфия Когогина күп тапкырлар яңа төбәкләргә гуманитар ярдәм оештыруда һәм китерүдә катнашты, шулай ук халык фронты сайтында «барысы да җиңү өчен!, һәм тормышны саклау өчен кирәкле техника һәм җиһазлар тапшырды. Моннан тыш, депутат инициативасы буенча Лисичанскидан 500 бала һәм аларны озата баручы 50 педагог өчен Яр Чаллыдагы җәйге лагерьларда ял итү һәм сәламәтләндерү оештырылды.