Шимбә көнне, 10 февральдә, ел саен үткәрелә торган «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Менделеевск чаңгы юлы – 2024» узачак.
«Россия чаңгы юлы» проекты ярышлар гына түгел, ә зур спорт бәйрәме, анда дуслар, хезмәттәшләр белән аралашу шатлыгы төп урынны алып тора.
Бу ял көннәрендә барлык чаңгы узышлары һәм актив, сәламәт яшәү рәвеше яратучылар катнаша һәм файдалы итеп уздыра ала.