"Альфа" территориаль иҗтимагый үзәге гражданнары җыены

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

"Этюд" яшь тамашачы театрында "Альфа" территориаль иҗтимагый үзәге халкы белән очрашу узды.

Җыенда Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, "Альфа" территориаль иҗтимагый үзәге рәисе Светлана Юрченко, шулай ук Менделеевск шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет һәс Совет Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, предприятиеләр оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, йорт комитетлары рәисләре, иҗтимагый оешмалар, шәһәр активы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты

2024 елның 12 аенда «Альфа» территориаль иҗтимагый үзәге эше турында  «Альфа»территориаль иҗтимагый үзәге рәисе Светлана Юрченко сөйләде.

Светлана Анатольевна халык белән бергә актив позициядә тора, аның хезмәте ярдәмендә күп кенә мәсьәләләр хәл ителә. Моннан тыш, «Альфа» территориаль иҗтимагый үзәге халык белән бергә төрле чаралар һәм очрашулар оештыра. 

 

«Альфа» территориаль иҗтимагый үзәге территориясендәге оператив вәзгыять һәм 2023 елдагы оператив - хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге полиция башлыгы (җәмәгать тәртибен саклау буенча) урынбасары, полиция подполковнигы Юнысов Альберт Радик улы чыгыш ясады

Аннары 2023 елгы беркетмә йөкләмәләрен үтәү буенча  Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, инфраструктура үсеше һәм ТКХ буенча беренче урынбасары Искаков Алмаз Фәрит улы чыгыш ясады.

Чыгышлар ахырында Менделеевск муниципаль районының 2023 елгы социаль - икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнары турында Радмир Беляев сөйләде.

Очрашу кысаларында район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән йорт комитетлары эшчәнлеген камилләштерүгә керткән зур өлеше һәм Менделеевск шәһәренең иҗтимагый - мәдәни тормышында актив катнашканы өчен «Альфа»территориаль иҗтимагый үзәге халкы бүләкләнде 

Радмир Беляев җыелган халыкка ТОСны үстерүдә актив ярдәм күрсәткәннәре, шулай ук аларны кызыксындырган мәсьәләләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International